Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чепьядагы ярышка районыбыз Президенты да килгән (фото)

18 ноябрь 2023 ел, кич. Районыбыз җыелма командасының баш тренеры Ринат Хәйретдиновның улы туды.

Бу язмамны шатлыклы хәбәрләрдән башлыйм әле. Күпьеллар дәвамында күпмилләтле Чепья авылында узучы татарча көрәш ярышларын иганәчелек итүче «Труд» җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Һадиевка шушы көннәрдә генә Татарстаныбыз Рәисе Р. Миннеханов тантаналы төстә «Дуслык» орденын тапшырды. 

Инде менә Чепья мәктәбендә 2008 елда туган балаларның чираттагы көрәш ярышлары ачылышында җитәкченең тагын бер олы бүләккә лаек булуы, билгеле булды. Кыска гына вакыт эчендә районыбызны үз итеп өлгергән, республикабызның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров ярышларыбызга махсус килеп, Рәшит Хафиз улына Рәхмәт хаты һәм истәлекле кул сәгатен тапшырды. 

Районыбызның бердәнбер күпмилләтле авылында Татарстанның атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдинов балалар белән шөгыльләнә башлагач, аның янына удмурт малайлары да тартыла башлады. Тартылып кына калмадылар, менә дигән батырлар да үсеп чыкты. Менә кайда ул, чын милләтләр дуслыгы. Ярышларыбыз, ничек, менә шушындый матур мизгелләр белән башланса, ярыш ахырында безгә тагын бер-бер артлы шатлыклы хәбәрләр килеп ирешә башлады. 

18 ноябрь 2023 ел, кич. Районыбыз җыелма командасының баш тренеры Ринат Хәйретдиновның улы туды. Тагын бер булачак батырыбыз дөньяга аваз салды. Шушы хәбәрдән соң ук аның шәкерте Ранис Зариповның һәм Нөнәгәрдән Ислам Бурашовларның Уфа шәһәрендә 2005-2006 елгы яшьләр арасында Россия чемпионнары булып танылулары һәм спорт остасына кандидат булулары турында хәбәр килеп иреште. Бер көн эчендә күпме сөенечле мизгелләр кичерегә туры килде.

Үзенә күрә үзенчәлекле булды аның ярышы да. 93 бала бил алышып, үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Мари Иленең Бәрәңге, Киров өлкәсенең Малмыж, Кукмара районнарыннан да яшь көрәшчеләр килгән иде. Аннан иң җиңел 30 килограмм үлчәү авырлыгында 7-8 яшьлек балаларның көрәше аеруча зур кызыксыну уятты. " Эксперимент рәвешендә, көрәшнең нинди булуын үз күзләре белән күрсеннәр, өйрәнсеннәр дип көрәштерергә уйладым«, диде Ринат. Әле берсе җиңелгәннән соң кычкырып елап җибәргәч, үзен хәйран гына тынычландырырга да туры килде. 

Тагын икенче бер тренерыбыз Нурфат Шәфигуллинның бер автобус Балтач малайларын җыеп алып килүе безнең өчен көтелмәгәнрәк хәл булып чыкты. Аларның барысының да көрәш келәменә беренче адымнарын ясаучылар булуы, безнең күңелләрдә киләчәккә якты өметләр дә уятып җибәрде. Көрәш дөньясына кереп кенә китә күрсеннәр инде. Гомумән, балаларда зур кызыксыну тудыра торган ярыш булды. 

Призлар фондын да арттырган булып чыкты җитәкче. Акчалата бүләкләр, матур медальләр, статуэткалар тагын да дәртләндереп җибәргән күк тоелды батырларыбызны. Аннан районыбызның олы җитәкчеләре район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең балаларны котлап, бүләкләү тантатанасына килүе, турнирның дәрәҗәсен генә түгел, җиңүче балаларыбызны да бер баскычка үстереп җибәрде, диясем килә. Әле башлыгыбыз турында, шушы наяннар, шаяннар авызыннан «районыбызның Президенты килгән» дигән сүзләрне дә ишетергә туры килде. Менә шушындый югары нотада тәмамланды унынчы турнирыбыз.

Менә алар-җиңүчеләребез: 30 килограммга кадәр-Илсаф Йосыпов /Чепья/, Ирек Хәйретдинов /Балтач/, Кирилл Парманов, Ринат Шәрәфетдинов /икесе дә Чепьядан/. 33 кг. да- Гадел Хөсәенов /Бөрбаш/, Кәрим Мортазин /Кукмара/, Камил Дәүләтшин /Балтач/, Наил Сафиуллин /Пыжмара/.36 кг. да- Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Ислам Галиев /Балтач/, Ирек Бикбов, Вадим Зубарев /икесе дә Чепьядан/, 40 кг. да - Билал Галимуллин /Бөрбаш/, Кәрим Нәҗипов /Кукмара/, Арсений Афанасьев /Мари Иле/, Ильяс Нәбиев /Смәел/. 45 кг. да - Ильяс Галиев /Малмыж/, Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр/, Зөфәр Галиев /Балтач/, Әдел Морадыймов /Бөрбаш/.50 кг. да- Әхәт Әскәров /Арбор/, Кәрим Гарифуллин /Норма/, Айнур Рәхимов /Чепья/, Тимур Конкин /Чепья/. 55 кг. да- Кәрим Фазылҗанов /Норма/, Ирек Гайнетдинов /Карадуган/, Илназ Галиуллин /Яңгул/, Фидан Гарифуллин /Түнтәр/. 60 кг. да- Ислам Йосыпов / Чепья/, Сәйдәш Мостафин /Арбор/, Мөхәммәт Гыйбадуллин /Бөрбаш/, Алмаз Хәйретдинов /Балтач/. 65 кг. да- Кәрим Гарипов /Арбор/, Айназ Низметдинов /Салавыч/, Әнәс Мифтахов /Арбор/, Раил Галәлетдинов /Карадуган/.70 кг. да- Нурсил Шаһиәхмәтов /Смәел/, Раяз Нәбиев, Әсхәт Габделхәев /икесе дә Балтач/, Рәсүл Гыймадиев /Бөрбаш/.75 кг. да- Аяз Хәйретдинов /Балтач/, Фидан Гарифуллин /Норма/, Инсаф Нәбиев /Смәел/. Югары үлчәүдә — Равшан Галиев /Шеңшеңәр/, Әмир Йосыпов /Нөнәгәр/, Азат Гыйльметдинов, Алмаз Шәрифуллин /икесе дә Смәелдән/.

Нурзада Сәмигуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев