Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Дәрәҗәле ярыш....

"Балтачагрохимсервис" акционерлык җәмгяте призына узучы регионара шахмат ярышлары торган саен киңрәк колач алып килә.

"Менә быел уздырып та карадык ярышларны",- дип килеп керде миңа җәмгыятьнең спорт өчен җаваплы җитәкчесе Рифат Шәрәфиев." Елның-елында килүчеләр саны артып торганлыктан, соңгы вакытта үзебезгә генә сыеша алмый башладык. Көне буе тар урыннарда кысылып уйнау үзе дә ардыра бит. Әле ерак Актаныштан, Мари Иленнән, Киров өлкәсеннән килгән спортчыларның шул ук көнне кайтып та китәселәре була. Шуңа быел Балтач гимназиясе директоры Васыйл Шакиров белән уртак фикергә килгәннән соң, җиденче мәртәбә уздырылучы ярышларыбызны гимназиядә уздырырга булдык. Аның сөйләвенчә, оештыру дәрәҗәсе шулкадәр югары булган, бар халык ярышлардан кәнагәть калган.
Ярышларның барышын хәтта залда куелган экраннан карап бару мөмкинлегенә кадәр тудырганнар, гимназиялеләр. Кунакларны тукландыруны да менә дигән итеп оештырганнар. Билгеле, җәмгыятьнең"ут" итеп йөрүче җитәкчесе Наил Гыйләҗев, шушы ярышларның башында торучы ветеран шахматчыбыз Габдрәфыйк Фәйзрахманов, оештыру эшләрен оста башкаручы Рифат Шәрәфиевлар булганда үз югарылыгында узмыймы соң ул ярышлар. Быелгы ярышка килүче 10 команда вәкилләре 4 тактада көч сынаштылар. Аның өчесендә ир-егетләр уйнаса, дүртенчесендә кызларыбыз уйнады.
Бүләкләрне дә саллы гына куйган иде, оешма. Беренче-дүртенче урыннарны яулаучы шахматчыларыбызга 2000-1000 сум акчалата призлар куелган булса, командаларга исә 6000-3000 сум күләмендә акчалата бүләкләр каралган иде. Шуның өстенә 5 ветеран шахматчыга, иң яшь уенчыга да бүләкләр куелган булып чыкты. Инде, җиденче турнирның җиңүчеләре белән дә таныш булыйк. Турнирның чемпионнары булып беренче тактада Биектаудан Гарун Нуриев, икенче тактада Шәмәрдәннән Марат Закиров, өченче тактада Карадуганнан Наил Хөснетдинов, дүртенчедә Нормадан Ландыш Гарифуллина/ Наил белән Ландыш "Балтачагрохимсервис"командасы өчен уйнадылар.Н.С./ танылдылар. Команда нәтиҗәләре буенча да оештыручыларга тиңнәр булмады.Икенче урынга кукмаралылар, өченчегә шәмәрдәнлеләр, дүртенчегә биектаулылар чыкты. Киләсе очрашуларга кадәр дип, күтәренке рухта таралышты кунакларыбыз, бу дәрәҗәле ярышлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250