Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әхмәдиевлар призына татарча көрәш ярышлары гөрләп узды.

Матур узды быелгы ярышлар да. 1999 елда һәм аннан соңгы елларда туган 85 яшькөрәшче үз араларында районыбызның көрәшче династиясе булган бертуган Фаил, Фәрит, Наил, Марат Әхмәдиевлар призына узган татарча көрәш ярышларында иң көчле көрәшчеләрне ачыкладылар.

Елдагыча ярышлар оешкан төстә "Хыял" яшьләр үзәгендә ачылып китте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район мәгариф идарәсе башлыгы Алия Зәкиева, район спорт бүлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин, район көрәш федерациясе рәисе Фәрит Әхмәдиевларның чыгышлары берьяктан узган ярышларга нәтиҗә буларак яңгыраса, икенче яктан көрәшчеләргә алга таба бурычлар да йөкләде.
Алда, "Сабантуй", "Татарстан яшьләре" гәҗитләре призына зур гына ярышлар тора. Ничек тә әлегә кадәр булган позицияләребезне югалтмаска иде. Ярылпарыбызның төп оештыручысы Фәрит Габделбәр улының туганнары кайтып көрәшне тамаша кылулары да бәйрәмгә аерым бер төсмер бирде. Балаларга аларның үзләрен күрү үзе бер шатлык бит.
Ә ярышларыбызга килсәк, ул гадәттәгечә аеруча тыныч шартларда, бер имгәнүләрсез узды да китте. Әйе, ярышлар уздыруда тәҗрибәбез җитәрлек шул. Ярышларны уздыруга матди ярдәм күрсәтүчеләр дә байтак булды. Танылган спорт остасы Сәйдәш Мәгьсүмов, Камил Садыйков, Рәис Садыйков, Камил Гыйльмуллин, Россиянең, Татарстанның мактаулы төзүчесе исемнәренә лаек булган Фагыйль Шәфигуллин, "Водстрой" җәмгыяте җитәкчесе Рифат Закиров әнә шундыйлардан булдылар.
Аларның бүләкләренә Рөстәм Мәрданов, Раниф Гыйматдинов, Наил Мортазин, Айзат Гәрәев, Мөхәммәтмансур Моратшин, Марат Әхмәтҗановлар лаек булды.
Ярышлар алдыннан бер сөйләшүебездә районыбызның баш тренеры Ранил Габдрахмановка Фәрит Габделбәрович команда беренчелегендә отсагыз кубокны сезгә биреп җибәрәм дигән фикер җиткергән иде. Сүзендә торды, һәр ике як. Яңгулылар кубокны отып, үзләренә истәлеккә алып кайтып киттеләр. Икенче урынга кунырлылар (тренрлары Ленар Саттаров), өченчегә чепьялылар (Р.Хәйретдинов) лаек булды.
Ярышланың хәтта абсолют батыры да билгеләнде. Ул - Салавычтан Марат Әхмәтҗанов.
Ә шәһси беренчелектә исә район чемпионнары булып түбәндәге көрәшчеләр танылды. Руфин Афанасьев (Чепья - 32 кг), Фәнис Нигаматҗанов (Яңгул - 36 кг), Айзат Гәрәев (Балтач - 40 кг), Рөстәм Сираҗиев (Чепья - 43 кг), Руфин Хәбибуллин (Яңгул - 46 кг), Самат Мөҗипов (Норма - 50 кг), Фәнис Кәбиров (Арбор - 55 кг), Руслан Йосыпов (Яңгул - 60 кг), Райнур Саттаров (Куныр - 65 кг), Инсаф Рәфыйков (70 кг), Инсаф Шакиров (75 кг), Марат Әхмәтҗанов (Салавыч - авыр үлчәүдә).
Фото: http://vk.com/album-59964466_210404802

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250