Хоккей
Норма авылы эшмәкәре Тәлгать Газизов менә өченче ел рәттән шәхси призларына хоккей ярышлары үткәрә.
Быелгы ярышлар 11нче февраль көнне, өч зонага бүленеп - Яңгул, Түбән Кенә, Норма авылы бозларында узды. Финал өлеше, 12нче февраль көнне, Норма мәктәбе бозында үтте. Нәтиҗәдә, «Агрохимсервис» - беренче, «Интер» (Норма җирлеге) - икенче, Рәхимов исемедәге җәмгыять өченче урынны алды. «Иң яхшы сакчы» - «Интер»дан Ленар Мөхәммәтҗанов, «Иң яхшы һөҗүмче» - «Агрохим-сервис»тан Айрат Хафизов, «Иң яхшы капкачы» дип Түбән Кенәдән Риф Сабитов танылды.
Җиңүчеләргә Кубок, медальләр, Мактау таныклыклары, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев