Соӊгы араларда кояшны күрергә тансыклаганбызмы, әллә инде мондый күләмле чаралар матур көӊгә туры килмиме, ничек кенә булмасын, якшәмбе көнге «Милләтләр ярышында» катнашкан һәрбер кеше канәгать калгандыр.
Канәгать булмыйча, ике километр араны йөгереп килсәӊ, нинди урын алуыӊа карамастан медаль бирәләр. Өйгә мактанып кайтырга да була, безнеӊ кебекләргә андый бүләк эләкми бит. Буыннарны язу белән башланган бу чара югары, күтәренке рухта дәвам итте.
Җитәкчеләр, ир-атлар, хатын-кызлар һәрберсе үз төркемнәрендә финишка исән-сау әйләнеп килделәр.
Тулы фоторепортаж сайтыбызда иртәгә биреләчәк.








Нет комментариев