Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лаеклы алмаш үсә

Районыбызда кул көрәше буенча спорт остасына кандидат булып торучы 28 спортчы бар.

Балтачтан Фәрит Яппаров, Салавычтан Айрат Зыятдинов кебек Россиянең спорт осталары (рәхимсез авыру аларның икесен дә арабыздан яшьли алып китте), район үзәгендә бүген бу исемне лаеклы йөртүче Габделнур Зыятдинов, халыкара класслы спорт остабыз, Балтачыбызның мактаулы гражданины Әлфия Зыятдинова, инвалид спортчылар арасында бер-бер артлы Татарстан (Казан), Рәсәй (Брянск), Европа (Польша), дөнья (Бразилия) чемпионатларында төрле дәрәҗәдәге җиңүләр яулаган Сосна Пүчинкәсеннән Фарис Вәлиев. Ә бу җиңүләрдә бүген балалар белән армый-талмый шөгыльләнүче тренерларыбызның олы хезмәте ята. Мәрхүм Фәрит Яппаров 1994 елда башлаган бу эш Әлфия Зыятдинова, районыбызның баш тренеры Фагыйль Гайнетдинов тырышлыгы белән дәвам итә. Тынгысыз Фагыйлебезнең юлдан кайтып кергәне юк. Гаиләсенә зур сабырлык кына телисе кала. Шуңадыр да инде, бу ярышлар балалар арасында нык популярлашты. Даими иганәчеләрнең берсе, олы ихтирамга лаек булган Рәкыйп Нәҗипов җитәкләгән «Кама» хуҗалыгы призына узган ярышларның быелгысы 1995-1996, 1997-1998 елгы 180 спортчыны җыйган иде. Алар Пыжмара авылы мәдәният йортында көч сынаштылар һәм җиңүчеләребезне ачыкладылар. 1995-1996 елгы яшьләр арасында: Алинә Камалова (Нөнәгәр, 45 кг.), Гүзәл Газыймҗанова (Яңгул, 50 кг.), Раилә Корбангалиева (Түнтәр, 55 кг.), Алсу Гатиятуллина (Пыжмара, 60 кг.), Ирина Волкова (Куныр, 65 кг.) Айзилә Миннехано-ва (Яңгул, 70 кг.), Галина Волкова (Кече Лызи, 70 кг.), Илдус Ибәтуллин (Субаш, 50 кг.), Искәндәр Гайнетдинов (Субаш, 55 кг. - баш тренерыбызның улы - Н.С.), Ринат Әхмәтҗанов (Салавыч, 60 кг.), Вадим Абрамов (Чепья, 65 кг.), Радион Романов (Балтач гимназиясе, 70 кг.), Раил Шәймөхәммәтов (гимназия, 80 кг.), Илназ Нурисламов, +80 кг. Алан), 1997-1998 елгы пар арасында: Мәрьям Хәбибуллина (Субаш, 40 кг.), Әдилә Хафизова (Куныр, 45 кг.), Руфия Газыймҗанова (Яңгул, 50 кг.), Гүзәл Шаки-рова (Пыжмара, 55 кг.), Рания Хисаметдинова (Алан, 60 кг.), Айсылу Фәйзрахманова (Балтач мәктәбе, 70 кг.), Ләйсән Нурисламова (Алан, 70 кг.) җиңде. Ләйсәнгә әле шушы көннәрдә генә муниципаль район башлыгы Марат Зарипов спорт остасына кандидат таныклыгын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250