Нөнәгәр урта мәктәбендә 22 нче февраль көнне "Чаңгы юллары-2016" спорт бәйрәме үткәрелде.
Иртән бураннар, җилләр уйнап торса да, төштән соңга, нәкъ бәйрәм башланачак вакытка табигать тә безгә теләктәшлек күрсәтте. Күптән көтелгән бу бәйрәмдә Нөнәгәр авыл җирлеге иганәчелеге белән 23 комплект медальләр уйнатылды. Программага башлангыч, урта, югары сыйныф кызлары-егетләре арасында шәхси беренчелек, эстафета, 9-11нче сыйныфлар өчен биатлон ярышы, гаилә эстафетасы кебек уеннар кертелде.
Бәйрәм тантанасына авыл халкы, авылга кунакка кайтучылар, әти-әниләр, әби-бабайларның килүе күңелләрне сөендерде. Бәйрәм барышында уенчылар, җанатарларны котлап укучылар, әти-әниләр , авылыбызның сәхнә ветераннары башкаруында җырлар яңгырап торды. Чаңгы төре буенча ярышларда урыннар алган укучыларны бүләкләү тантанасы үзе бер тарихи вакыйга булды. Спортчы укучыларыбыз пьедесталга менеп, авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов кулыннан медальләр алганда Олимпия чемпионнарын хәтерләтте.
Бәйрәмне оештыруда Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгының, мәктәп коллективының, мәдәният йорты хезмәткәрләренең хезмәте зур булды. Әле авылыбызда сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның елдан-ел артуына күңелләр сөенде, һәркем бу бәйрәмнән канәгать калды. Ә кич белән авылыбыз эшмәкәре Фидәил Гомәров призына авыл яшьләре, мәктәп укучылары арасында хоккей ярышы үткәрелде. Беренчелекне авыл яшьләре, икенче урынны 1999-2000 нче елгы егетләр командасы, өченче урынны әтиләр командасы яулады.
Салкыннан туңганнарга җылыну өчен самоварда чәй кайнап торды, табада кайнар коймаклар чыжылдады, учакта тәмле шашлык һәм пылау пеште. Чыгышы белән Комзавод авылыннан булган эшмәкәр Рафил Вәлиев бәйрәмдә катнашучыларны әнә шундый күп төрле ризыклар белән сөендерде.
Тәнзилә Габдрахманова,
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев