Качтым дигәндә, идарә югала
Суд залыннан

Качтым дигәндә, идарә югала

ЮХИДИ хезмәткәрләре качучы егетнең артыннан килеп җитәләр

9 август кичендә бистәнең Тукай урамында ЮХИДИ инспекторлар «Альфа ANDES CC 50» мопеды белән шлемсыз идарә итүче яшь егетне күреп, туктатырга булалар. Ләкин егет туктарга уйламый, качу юлын сайлый. Шушма елгасы аша салынган җәяүлеләр күпереннән чыгып, «Сабантуй» паркына юл ала. Ләкин паркка кергәндә идарәне югалтып, юл кырыена төшеп китә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре качучы егетнең артыннан килеп җитәләр. Аның белән аралашканда аннан алкоголь исе килүен сизәләр. 2008 елгы студент үзе дә бу фактны инкарь итми. Ул идарә иткән мопед тиешенчә теркәлмәгән дә булган.

Әлеге эш буенча барлык тупланган документлар белән танышканнан соң, район җәмәгать судьясы РФ Кодексының 12.8 маддәсе 3 өлешенә нигезләнеп, шоферны гаепле дип таба һәм 10 тәүлеккә административ кулга алырга дигән карар чыгара.


Нет комментариев