Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

«Капкач», трактор белән идарә итү дә катгый тыела

Күңелле мизгелләрдән башланыр иде, кичтән берүзенә бер литр ак аракы эчелгән, баш чатный, кәеф юк.

Бакча авылында туган, бүгенге көндә Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкта механизатор булып эшләүче З. Радикның 10 сентябрь иртәсе начар башланды. Күңелле мизгелләрдән башланыр иде, кичтән берүзенә бер литр ак аракы эчелгән, баш чатный, кәеф юк. Булмаган кәефне тагын да төшереп, «Беларусь» тракторы белән Югары Субаш авылының Ленин урамы буенча барганда ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Туктатып кына калмыйлар, механизаторның бик кәефсез икәнен күреп, махсус приборга өрергә кушалар. Бу очракта өрдең ни, өрмәдең ни, З. Радик бу таләпне үтәүдән баш тарта, дөресрәге, дөрес итеп башкара алмый, хастаханәгә барырга да теләми, үзенең айнып бетмәгәнен, исерек икәнлеген танып, төзелгән беркетмәгә кул куя.
Октябрь башында бу эшне караган район җәмәгать суды З. Радикның үзеннән бу хәлнең ничек килеп чыкканлыгын аңлатуын сорады. Үзенең чыгышында механизатор бу адымы өчен үкенүен белдерде. Җәмәгать суды аны бер ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте һәм 30 мең сум күләмендә штрафка тартырга, дип карар чыгарды. Суд карары якын көннәрдә үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд карары