Элек-электән ат һәр милләт өчен дә изге хайван саналган. Аттан башка тормыш алып баруны күз алдына да китереп булмаган. Еллар узган саен тормышыбызда техника хезмәте күбрәк үтеп керә бара. Гомеребезнең бер өлеше тәгәрмәчләр өстендә үтсә дә, атка булган хөрмәт кимеми. Сабантуйлар, дәрәҗәле бәйрәмнәр ат чабышы белән ямьле.
Россия күләмендә ат чабышлары буенча Чемпионат үтәчәк. Аның бер этабы буларак, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан, 1 октябрь көнне Арча районының Кырлай авылында "Ат көне" дигән ярыш үткәрелә.
Ярышлар 3 төрле номинациядә оештырыла:
- "Иң җитез олаучы" номинациясендә айгырлар яки бияләр катнаша ала, конкурсның шарты буенча алар атны җигеп, тизлеккә билгеле бер күләмдәге йөкне 100 метр ераклыкка алып барып куярга, кире үз урыннарына әйләнеп кайтырга һәм атларын туарырга тиеш булалар.
- "Иң үрнәк йөк арбасы" бәйгесендә катнашучылар арба, чана яки тарантас белән килергә тиеш булалар. Йөк арбаларының төзеклеге, эшләнеше һәм бизәлеше бәяләнәчәк.
- "Авыл егетләре" номинациясендә җирле авыл атлары 2 400 метр ераклыкка чабачаклар. Әлеге номинацияләрдә җиңү яулаганнарга 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк фонды каралган. Шулай ук чиста һәм ярымтокымлы чабыш атлары өчен дә узышлар оештырыла. Моның өчен приз фонды 75 мең сум тәшкил итә.
Әлеге конкурста катнашырга теләүчеләр белешмәләр өчен район ветеринария берләмәсенә 2-62-57 номерына шалтырата ала.

Нет комментариев