Суд аучыны ау кагыйдәләрен бозу турындагы маддә буенча гаепле дип таныды
Татарстанның Актаныш районында җирле кешене законсыз рәвештә төлке аулаган өчен бер елга аулау хокукыннан мәхрүм иттеләр. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Августта ул аучылык ресурсларын аулауга рөхсәтсез мылтык тотып төлкегә аулаганлыгы ачыкланган. Бу хәл Татар Суксуы авылыннан дүрт километр төньяктарак урнашкан аучылык хуҗалыгы территориясендә була.
Суд аучыны ау кагыйдәләрен бозу турындагы маддә буенча гаепле дип таныды һәм коралларны конфискацияләмичә бер елга ау хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгеләде.
ТНВ
Нет комментариев