Балтачның иң сәламәт һәм спортны сөюче Сәгъдиевлар гаиләсе
Төрлесе

Балтачның иң сәламәт һәм спортны сөюче Сәгъдиевлар гаиләсе

Казанда "Без - сәламәт! Кушылыгыз!" дигән I республикакүләм Спартакиада булып узды. Җиңүчеләрне "Олимп" спорткомплексында бүләкләделәр.

Спортны сөючеләр җәй буе үзләрен спорт өлкәсендә сынады. Мини-футбол, гер күтәрү, өстәл теннисы, стритбол ярышларында иң-иңнәр билгеләнде. Шулай ук алар үзләрен ГТО нормаларын тапшыруда да сынады.

Безнең районда да мондый характердагы спорт чаралары еш үткәрелде. Соңгысы исә республика һәм район көнен бәйрәм иткәндә оештырылды. Балтачтан Сәгъдиевлар гаиләсе матур күрсәткечләргә иреште һәм Казанда үткән бүләкләү чарасында катнашты. Гаилә башлыгы Илфат Сәгъдиев район башкарма комитетының архитектура һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе, тормыш иптәше Гөлүсә тәрбияче, уллары Илсур гимназиядә белем ала, кызлары Алия балалар бакчасына йөри.

- Мондый төр ярышларда беренче генә катнашуыбыз түгел. Спортны бик яратабыз. Гаиләбез белән хоккей уйныйбыз, тимераякта шуабыз. Беренчедән, спорт сәламәтлеккә зур файда булса, икенчедән дөнья мәшәкатьләреннән аерылып гаиләң белән бергәләп ял итү өчен бер дигән сәбәп. Аның өстенә балалар кечкенәдән нык ихтыярлы булып үсә, - ди Илфат.

Райондашларыбыз бүләкләү чарасыннан бик канәгать калган. Балалар исә бүләкләргә бик сөенгән. Кыскасы, спортны үз иткән Сәгъдиевларның уңышлары өчен без дә бик шат.



250

Нет комментариев