7 октябрь көнне, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Раил Мостафин - 8.00-11.00, ә Балтач шәһәр җирлеге юристы Ранил Гыйльванов 11.00-15.00 сәгатьләрдә район социаль бинасында (Балтач бистәсе, Һади Такташ урамы, 3 йорт, 2 кат 1 бүлмә) халыкны кабул итәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (843-68) 2-54-37(Раил Рафаиль улы Мостафин), 89196432728 (Ранил Таһир улы Гыйльванов).
Фото: tatfrontu
Нет комментариев