Иртәнге сәгать 10 тулганда Балтач өстендә күгелҗем кара болытлар куерды. Ул болытларга карау белән күңелне курку хисе биләп алды.
Яшенннәр яшьнәтеп, тузаннар туздырып килгән яңгыр бистәдә хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына узып китте үзе. Хәтта бик көчле яңгыр вакытында үзәк урамда машиналар да йөрми тордылар, юл кырына чыгып, яңгырның бераз басылганын көттеләр.
Ә менә Иске Салавыч, Чутай, Смәел, Шеңшеңәр авылларында шәхси хуҗалыкларга һәм шулай ук фермаларга шактый зур зыян салган. Көчле давыл каралты-кура түбәләрен алып ташлаган, баганаларны аударган.
Бу турыда алдагы хәбәрләрдә тулырак укый аласыз.
Нет комментариев