,,Башымдагы кояшны күрдеңме, кызым?”
Әтием безнең яннан башка дөньяга күчкәндә миңа нибары 2 генә яшь булган. Шулай булса да? кечкенә йөрәгемдә аның мине күтәреп һавага чөеп яраткан бер мизгеле сакланып калган.
Әтием Анатолий армиядә вакытта Чечня сугышында катнаша. Әле ярый исән-сау кала. Туган ягына кайткач озак уйлап тормый, hайон эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Авылда да, эшендә дә әтиемне шаян, шат күңелле, туры сүзле булган өчен яраталар.
Чечнядан әтием миңа үзем кадәр зур курчаклар җибәргән. Әле мәктәпкә укырга кергәнче шулар белән уйнадым мин.
Аллага шөкер, әтием бу юлы да Чечнядан исән-имин кайтты. Әнием әйтүенчә, туган ягыма кайтып, кечкенә кызымны бер кочаклап үпсәм иде дип әтием гел мине сагына торган булган.
Мин сабый, әтиемнең соңгы елларда бик күп кайгы- хәсрәтләр кичерүен, күп якын кешеләрен югалтуын, шуңа да карамастан кеше алдында гел көләч йөзле булып күренергә тырышуын кайлардан белим?! Сабыр булган, бик сабыр булган минем әтием! Абыйсы, аның кечкенә кызы, җизнәсе, әбисе, әти- әнисе бер- бер атлы вафат булгач, өстәлгә капланып елаган әти. Йөрәгендә күпме генә кайгы булса да, ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә кире бормаган ул. Үзенең дә тиздән безне калдырып китәсен сизгәнгәдер, күрәсең, мине район үзәгенә, чыршы, кар сыннары карарга алып барган, матур киемнәр алып биргән.
Әтиемне хәтерләмәсәм дә, мин аның белән бик горурланам. Үзе исән чагында күпме медальләр, күкрәк билгеләре алган ул. Узган ел, уйламаганда әтиемнән ,,бүләк" алдым. Чечняда вакытта әтием ничек яшәүләрен видеога төшергән һәм шул язманы, ниһаять, миңа күрсәттеләр.
Бүген бик авыр чакларым. Әтием артыннан кадерле әнием дә үлеп китте. Күңелемдә аларның якты йөзләре, мине яратулары мәңге яшәр.
Иванова Эльвина
Түнтәр авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев