Белем көне котлы булсын!
Төрлесе

Белем көне котлы булсын!

Барлык укучыларны, әти-әниләрне, укытучыларны, тәрбиячеләрне, мәгариф ветераннарын, әлеге өлкәдә эшләүче һәммә хезмәткәрне 1 сентябрь - Белем көне белән котлыйм.

Яңа уку елы башлану күркәм дә, шул ук вакытта дулкынландыргыч һәм җаваплы да. Белем көне - мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен генә түгел, чыгарылыш сыйныф укучылары, мөгаллимә һәм мөгаллимнәр өчен дә бик әһәмиятле. Чөнки балаларыбыз заманга яраклы белем алып, үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашырсын өчен педагогик коллективның иңнәренә гаять тә авыр хезмәт йөге салына. Укучыларыбызның һәрвакыт белемгә, яңалыкка, камиллеккә омтылып яшәүләрен телим.
Ә укытучыларыбызга, мәгариф өлкәсендә эшләгән һәм хәзерге вакытта хезмәт куючы барлык хезмәткәрләргә дә, үз һөнәрләренә тугры булып, районыбызга лаеклы алмаш тәрбияләүдәге фидакарьлекләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Яңа уку елы уңышлы башлансын, Һәммәгезгә сәламәтлек, күтәренке рух һәм бәхетләр насыйп булсын.
Ихтирам белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин

250

Нет комментариев