АИ-98 бәясе бер атна эчендә үзгәрмәде, литры 98,68 сум тәшкил итә
Татарстанда АИ-92 бензинының уртача бәясе 17 августтан 24 августка кадәр бер атна эчендә 3 тиенгә төште һәм литры 67,81 сум тәшкил итте. Шул ук вакытта АИ-95 16 тиенгә кыйммәтләнде, 73,81 сум булды.
АИ-98 бәясе бер атна эчендә үзгәрмәгән һәм литр өчен 98,68 сум тәшкил иткән. Дизель ягулыгы шулай ук бәясен саклап калган — 80,23 сум. Мондый мәгълүматларны Татарстанстат бастырды.
2025 елның декабре белән чагыштырганда республикада ягулык сизелерлек кыйммәтләнде. АИ-92 бәясе 16,5% ка, АИ-95 — 16,9% ка, АИ-98 — 13,8% ка, дизель ягулыгы — 11,6% ка арткан.
Вести Татарстан
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев