Беренче кар кайчан төшәчәк?
Төрлесе

Беренче кар кайчан төшәчәк?

Алдагы көннәрдә торган аномаль җылылык бүген тиз арада салкыннар белән алмашты.

Агымдагы атнада Татарстанның иң төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарында бераз җепшек кар яварга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Безнең төбәктә беренче кар гадәттә октябрьнең икенче-өченче декадасында ява һәм тиз эри. Республикада тотрыклы кар катламы гадәттә ноябрьнең икенче декадасы ахырында ята. Октябрь ахырында кар яткан яки, киресенчә, декабрь башында кар яумаган еллар да булды», – дип сөйләде ул.

Алдагы көннәрдә торган аномаль җылылык бүген тиз арада салкыннар белән алмашты, ә ял көннәрендә бөтенләй аномаль салкын һава көтелә.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев