22 майда бакчагызда зирек чәчәк атса, гаиләгезгә кинәт күпләп акча килүен көтегез. Борынгылар шулай юраган.
Бу көнне бәрәңге утырту да отышлы икән, уңыш яхшы булачак дип юрала. Ә менә 22 майдан соң утыртылган бәрәңгенең уңышы яхшы булмый, имеш.
Бүген яхшылап юынып, чиста киенеп, сәламәтлек теләсәң, теләгең үтәлергә тиеш, диләр.
Бүген бер-береңә бүләк бирү дә хәерле икән. Аеруча балаларны, мохтаҗларны сөендерү саваплы. Ә ярдәм сораган кешегә, һичшиксез, ярдәм итәргә кирәк. Югыйсә, үзең ел буе мохтаҗлык кичерәсең, ди.
Көннәр җылы торса, 22 майдан су керә башларга да ярый, дигән ышаныч бар халыкта.
Нет комментариев