Бистә үзәге яӊартыла
Төрлесе

Бистә үзәге яӊартыла

Районныӊ һәм бистәнеӊ йөзе булып аныӊ үзәк урамнары санала. Шуныӊ өчен бу юнәлештә ел саен күләмле эшләр башкарыла.

Бу елда да, әле яӊа күренсә дә, тротуар кырыйларында брусчаткалар, су агу өчен билгеләнгән арык өсләрендәге тимер-бетон плитәләр алышына. Сәбәбе – аларныӊ салынган вакытта сыйфатсыз булуында түгел, ә нәкъ үзебез. Кышын кар чистарта торган техника да, җәен җиӊел машиналар да алар өстеннән йөреп, яраксыз хәлгә китерәләр. Эшләр мунициапль юл фонды аша финанслана.

Фото: автор


бистә юллары

Нет комментариев