18 июнь көнне Сабантуйга әзерлек йөзеннән элеккедән калган гореф-гадәтләр буенча Борнакта авыл яшьләре белән әрәпә җыелган.
Борнаклылар әлеге йоланы матур итеп бизәлгән атлар белән башкарды, ә дилбегәсе Раушан Габделхаков кулында иде. Биредә Сабантуй 1 июнь көнне сәгать 10.00гә билгеләнгән, шул хөрмәттән Борнак иленә бәйрәмгә чакырып калабыз.
Нет комментариев