Кичә Балтачыбызга Казанда спортның су төрләре буенча ФИНАның 16нчы дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында тәртип саклаган Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Балтач бүлеге хезмәткәрләре кайтты.
Исән-сау хезмәт итү белән бергә, әле алар бүләкләргә дә лаек булып кайтканнар. Безнеӊ район полицейскийлары, тәртип саклап, кизү генә торып калмаганнар, төрле тәртип бозучыларны вакыттында туктатып, хәттә җинаять ясаучыларны да ачыклаганннар.
Нәкъ менә шушы хезмәтләре өчен алар Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринныӊ Мактау таныклыкларына ия булганнар. Балтач район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов, дөнья беренчелеген яхшы кадрлар белән тәэмин иткән өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы урынбасарыныӊ Рәхмәт хатына лаек булган.
Фото: https://16.mvd.ru/news/item/2645425/
Нет комментариев