Һәрбер бала дөньяга үз бәхете белән аваз сала. Бер бала бер бәхет дисәләр, шул ук вакытта ике яки аннан да күбрәк бала туса бу бәхет икеләтә арта. 5 апрель көнне Балтач районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә игезәк балаларга туу турында таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Чараның кунаклары - Фирдания Рушан кызы...
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова :
- Ике бөркет янәшәсендә, ике аккош та булды, балаларны исәнлектә, әти-әни тигезлегендә үстерергә язсын сезгә, - дип ихлас теләкләрен җиткерде. Шулай ук чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм игезәк балалар туу уңаеннан Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның тәбрикләү сүзләрен ирештереп, бәхетле әти-әнинең кулларына сабыйларның тәүге документларын - туу турында таныклыклар тапшырды.
Билгеле бала туу белән мәшәкатьләр арта, йокысыз төннәр күбәя. Әмма болар барысы да Насыйбуллиннар гаиләсе өчен күңелле мәшәкатьләр булсын, бәхетләре түгәрәк, тормышлары бөтен булсын аларның, - дип хәбәр итәләр ГХАТ бүлегеннән.
.jpg)
Нет комментариев