Фотосессиядән кергән ярдәм – мохтаҗ балага бүләк
Төрлесе

Фотосессиядән кергән ярдәм – мохтаҗ балага бүләк

Район Сабан туенда социаль яклау бүлегенең Эльвира Ахмадуллина җитәкчелегендәге волонтерлар фотосессия оештырып, әрҗәгә акча җыю белән шөгыльләнгәннәр иде.

Кеше бәйрәм иткәндә алар кемгә дә булса ярдәм итәргә омтылып, кызыксынучыларны Балтач районы баннерында фотога төшерде (фотоларны Интернет аша алу мөмкин иде). Әллә ни күп түгел, - нибары 1 мең сумнан артык җыелса да, "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" акциясен үткәргәндә алар гаять тә мохтаҗ балага уку кирәк-яраклары бүләк итә алдылар.
Сабан туе көнне волонтерлар хезмәтенә битарафлык күрсәтмәгән, киресенчә, изгелеккә теләп кушылган бәйрәм кунакларына да зур рәхмәт.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев