“Глаголица”да катнаш – БДИга өстәмә балл ал
XII “Глаголица» халыкара бәйсез балалар әдәби премиясе 20 февральдә гаризалар кабул итә
10 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь язучыларга ярдәм итү өчен гамәлгә куелган проектта рус һәм татар телләрендә проза, шигърият, драматургия, эссеистика, әдәби тәрҗемәләр номинацияләре бар, дип яза Шәһри Казан.
Конкурс шартлары буенча, шорт-листтан 130 бала ел саен Казанга көндезге, әдәби сменага чакырыла. Биш көн дәвамында алар танылган язучылар һәм премия жюри әгъзалары белән мастер-класслар һәм тренинглар уза. XII премиянең әдәби сменасы 26 -31 августта Казанда «Адымнар» өстәмә белем бирү үзәге базасында узачак. Бу елдан “Глаголица” җиңүчеләренә югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар карала.
– Безнең бәйгедә үскән балалар матур әдәбияткә якын. Дүрт ел рәттән катнашучылар да бар. Алар өчен бу гади бәйге генә түгел. Яшьләрнең фикерләве бик үзенчәлекле. Һәрберсенең үз карашы бар, бу шатландыра. Аеруча бәйгенең бәйсезлеге, объективлыгын ассызыклыйсы килә. Без җиңүчеләр билгелибез, 1, 2, 3 урынга бүлмибез, – ди язучы Галимҗан Гыйльманов.
Бүләкләү 31 августка – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре Көнен бәйрәм итүгә билгеләнгән. Аны танылган диктор, телевидение алып баручысы һәм язучы, Россия Федерациясенең атказанган артисты Сергей Чонишвили алып барачак.
Катнашуга гаризаны 16 июньгә кадәр рәсми сайтта бирергә мөмкин булачак. Моннан тыш, быел премиянең «Неформат» махсус призы барлыкка киләчәк. Аны 8 номинациянең берсендә эш язганда стандарт булмаган алым өчен тапшырачаклар. Жюриның төп составына быел язучы Наталья Волкова өстәләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев