Гөлсирин Абдуллина иренең әниләре, туе турында сорауларга җавап бирә
Төрлесе

Гөлсирин Абдуллина иренең әниләре, туе турында сорауларга җавап бирә

Гөлсирин Абдуллина үзенең инстаграм аккаунтында подписчикларының сорауларына җавап бирде. Иң кызыклыларын сайлап алып, сезгә тәкъдим итәбез.

– Буегыз һәм авырлыгыгыз күпме?

–  150 һәм 43.

–Килен булу авырмы, ияләнеп буламы яңа гаиләгә?

– Аллага шөкер! Баштарак оялтты инде. Ияләнәсең.

– Кыз туса нинди исем кушар идегез?

– Элегерәк матур исемнәр ишеткәндә кызым, улым булса, шушы исемне бирер идем дигән уйлар әйләнеп уза иде. Ә хәзер уйлаганым юк нигәдер. Ирем белән матур исем табырбыз дип уйлыйм!

– Яраткан ашамлыгыгыз нинди?

– У-у-у. Яратам мин ашарга, тиз Азат әз ашыйсың ди. Бәрәңге, ит ризыклары; чәйгә: ак ипи өстенә авыл каймагы һәм шикәр…

– Кайчан инде туегыз була? Рамазан ае беткәчме? Алда әле Сабантуйлар…

– Нәкъ шулай, алда әле Сабантуйлар! Бар нәрсәнең үз вакыты!

– Күңелле яңалык белән бүлешмәдегезме? Бәлки мин күрми калганмындыр…

– Нинди яңалык ишетәсегез килә? Яңалыклар белән һәрвакыт бүлешеп торабыз!

– Туй күлмәге алдыңмы инде?

– Алам!

– Азатның әти-әнисенә кем дип эндәшәсең?

– Әти, әни!

– Азат кайсы ягы белән сезне үзенә каратты?

– Бар булганы белән. Иң мөһиме “олы йөрәклелеге белән!”

– Җырчыга кечкенәдән үк барырга тели идегезме? Үзегез сайладыгызмы бу эшне?

– Сәбәпчеләр әти-әни булды! Әни сөйләве буенча 9 айда “ җырла әле кызым” диюгә сызгырып көйли торган булганмын. Тик хәзер сызгыра белмим. Үзем сайладым!

– Азат матур сүзләр еш әйтәме?

– Азат: — Матурым, мин матур сүзләр сөйли белмим, әмма алай да әйтәм”, — ди!

– Азат белән ничек таныштыгыз?

– Без җырлар карарга барган идек бергә. Аның 14 моделле машинасына кереп утырдым…

– Азат сезнең күңелне яуларга тырыштымы яки сезгә аның күңелен яуларга туры килдеме?

– Азат минем күңелне яулады!

– Азат белән еш ачуланышасызмы?

– Бөтен кешеләрдәгечә.

– Сез туйлар алып барасызмы? Яисә туйларда җырлыйсызмы?

– Алып бармыйм. Җырлыйм.

– Аяк кимеңнең размеры нинди? – 36.

– Азат абый белән иң беренче төшкән фотогыз нинди?

– «Сценическое движение» дәресендә төшереп алган фотосурәт. Азат 1 курска кергән вакыты, “синнән башка беркемне белмим, әйдә бергәләп бу биюне башкарыйк” диде.

https://tatar-today.ru/2019/05/47248/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев