Алдагы елда сәүдә нокталарына махсус сканерлар куелачак. Кибетләрдәге ит төргәкләренә штрих-код беркетеләчәк.
Махсус сканер ярдәмендә бу штрих-код буенча малның кайдан булуы, нинди прививкалар ясалганлыгы, хәтта кайсы цехта чалынганлыгына кадәр белешмә булачак.
Республиканың Ветеринария идарәсе начальнигы Азат Җиһаншин белдерүенчә, барлык маллар турында да идентификация мәгълүматы Бердәм мәгълүмат системасына кертелә бара. Ел азагына кадәр барлык йорт хайваннары, мал-туар маркировкаланачак, дип яза Кызыл Таң.
Фото: pixabay.com/ru
Нет комментариев