Казан зооботаника бакчасы Россиядә жирафлар тотыла торган тугызынчы зоопарк булды
Казанга Намибиядән сигез жираф китерелгән. Өч ата һәм биш анадан торган төркемне алга таба үрчетү перспективасы белән формалаштырганнар. Казан зооботаника бакчасы өчен бу – жирафларның хәзерге заман тарихында беренче тапкыр коллекциягә керүе.
Хайваннарны «Волга-Днепр» авиакомпаниясенең Ил-76 йөк самолетында чартер рейсы белән күчергәннәр. Хәзер жирафларны Казан зооботаника бакчасында белгечләр күзәтә.
Казан зооботаника бакчасы Россиядә жирафлар тотыла торган тугызынчы зоопарк булды. Элегрәк аларны Красноярск, Мәскәү, Түбән Новгород, Ялта, Бердянск, Краснодар, Калининград һәм Санкт-Петербургта күрергә мөмкин иде.
Вести Татарстан
Нет комментариев