Көшкәтбашка Чыршы ачу бәйрәменә килми калма
Төрлесе

Көшкәтбашка Чыршы ачу бәйрәменә килми калма

Хөрмәтле Көшкәтбаш авылы халкы һәм туган авылларыннан читтә яшәүчеләр.

24 декабрь көнне авылыбызның үзәк урамында якынлашып килүче Яңа елны каршылау максатыннан Чыршы ачу бәйрәме була. Программада: чанада узышу, еракка итек ыргыту, аркан тартыш, парлап аяк бәйләп йөгереш, Кыш бабайга карата җыр конкурсы, тауда чана шуу, кул пычкысы белән утын кисү һ.б. Дуслар, рәхәтләнеп күңел ачарга, җырларга-биергә, коймак белән чәй эчәргә рәхим итегез. Бәйрәмнең башлану вакыты - 18.00 сәгать.

250

Нет комментариев