Эльвина Вәлиева, Бөрбаш авылы, педагогия көллияте студенты:
- Хәзер укытучыларга караш яхшы якка үзгәрде. Республика белән хәзерге кебек җитәкчеләр идарә иткәндә моның шулай дәвам итәсенә ышаныч зур. Һәм мин шуңа да киләчәгемне һич икеләнмичә укытучылык һөнәре белән бәйләдем. Алдагы көннәребезнең тагын да матур, бәрәкәтле булуына зур ышаныч белән беренче тапкыр сайлауларга барачакмын.
Нурия Саттарова, Салавыч Сәрдегәне авылы, пенсионер:
- Сайлауларга ничек бармыйсың ди инде, әлбәттә барачакмын, үз тавышымны бирәчәкмен, бу бит минем бурычым. Бүгенге тормышыбыздан бик канәгатьбез, авыллар, районнар, республикабыз көннән-көн матурлана, бер-бер артлы социаль объектлар сафка баса. Юллар төзелешенә дә зур игътибар бирелә. Һәм ул киләчәктә дә шулай булыр дип ышанам.
Ольга Плотникова, Зур Лызи авылы, хуҗабикә:
- Сайлауларга, һичшиксез, барачакмын. Республиканың киләчәге безнең кулларда икәнен аңлыйм. Алдагы көннәребез якты, өметле булыр, дип ышанам.
- Сайлауларга, һичшиксез, барачакмын. Республиканың киләчәге безнең кулларда икәнен аңлыйм. Алдагы көннәребез якты, өметле булыр, дип ышанам.
Валентин Максютов, Улисьял авылы, Балтач районы мариларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе:
- Адәм баласы гел яхшылыкка өметләнеп яши. Без дә нәкъ шулай. Сайлауларга зур өметләр белән барачакбыз. Бүгенге тормышларыбыздан бик канәгать. Ләкин эшләнәсе эшләребез дә шактый әле.
Фото: http://realnoevremya.ru/news/13400
Нет комментариев