Норма белән Балтач арасында... төлке (+фото)
Төрлесе

Норма белән Балтач арасында... төлке (+фото)

Беркөнне Норма белән Балтач арасында төлке бәргәннәр иде.

Күрәсең, төнге аудан кайтып барышы булгандыр. Төнге ау димәктән, бистәдә хәйләкәр җәнлек инде берничә хуҗалыкка зыян салырга өлгергән, үрдәкләрне буып чыгып киткән. Шуңа да үстергән кош-кортларыбызны ябулы урыннарда тотсак, яхшырак булыр. Сакланганны алла саклый дигән бит.

Бистә халкы кичен Балтач белән Норма арасындагы тротуардан җәяүләп йөрергә чыга, алар да сак булса иде. Чөнки шушы көннәрдә генә ике арадагы коры елга буенда төлке балаларын күрүчеләр булган. Оясы да шунда булырга мөмкин.


Нет комментариев