Татарстанның берничә районында мәчеләр һөҗүменнән соң котыру авыруы буенча карантин кертеләчәк
Татарстанда кыргый хайваннарның котыру авыруы белән бәйле киеренке вәзгыять саклана. Республикада бу авыру буенча 29 имин булмаган нокта теркәлгән, 18 районда һәм Казанда учаклар ачыкланган. Хайваннар вакцинацияләнә, төлкеләрне ату оештырыла.
Быел Татарстанда хайваннарда котыру авыруының расланган очраклары саны, шулай ук вирус таралу географиясе арткан. Тукай районында хәзер котырган мәче кешеләргә һөҗүм иткәннән соң карантин кертү мөмкинлеге карала. Шундый ук кисәтү чаралары республиканың тагын биш районында кертелергә мөмкин.
«Татар-информ» га Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләгәнчә, ел башыннан 18 районда 29 имин булмаган пункт теркәлгән: Алабуга, Зеленодольск, Бөгелмә, Минзәлә, Мамадыш, Сарман, Нурлат, Тукай, Актаныш, Зәй, Лаеш, Алексеевск, Кукмара, Спас, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Баулы, шулай ук Казанда.
Нет комментариев