Балтачта «Гаилә» паркы эшләнеп, ул турдагы тротуарлар яңартылгач, Норма ягыныкы бигрәк начар калды
«Норма белән Балтач арасында заманында тротуар салынгач, халык бик куанган иде. Әмма бүгенге көндә аның тротуар диярлеге калмады.
Балтачта «Гаилә» паркы эшләнеп, ул турдагы тротуарлар яңартылгач, Норма ягыныкы бигрәк начар калды. Кайбер урыннардан үтеп тә булмый, сазлык. Аптырагач сазлыгына үзебез берничә такта салдык.
Көненә биредән күпме кеше үтә. Кичен йөрергә чыгучылар өчен дә бик уңайлы тротуар. Киләчәктә ике арадагы тротуарны яңарту каралган микән? Җитәкчелек безнең гозерне ишетсен иде» дип хәбәргә чыктылар Норма җирлегеннән.
Нет комментариев