Гаепләнүче хатын гаебен таныды, суд аңа 55 мең сум штраф салган
Нурлатта яшәүче 41 яшьлек хатын-кызны үзенең 16 яшьлек улына мотоцикл сатып алган өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.
Баланы куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итү турындагы маддә буенча кузгатылган җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2024 елда хатын-кыз мотосалонда KAYO маркалы мотоцикл сатып алган. Аның машина йөртү таныклыгы булмавын белеп, ана мотоциклны улына биргән.
Бала руль артына утыра һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләгә, яшүсмернең сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерелә.
Гаепләнүче хатын гаебен таныды. Суд аңа 55 мең сум штраф салган.
Татар-информ
Нет комментариев