Үзәктәге төзекләндерү эшләре барышы белән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да танышып чыкты
Балтач үзәгендә җирле эшмәкәрләр үз сәүдә нокталары каршысындагы мәйданнарга яңа брусчатка түшәү эшен башлап җибәрделәр. Тиздән биредә яшелләндерү эшләре башланып китәчәк, агачлар, куаклар утыртылачак.
Үзәктәге төзекләндерү эшләре барышы белән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин да танышып чыкты, эшләүчеләр һәм сәүдә нокталары хуҗалары белән аралашты.
Ни кызганыч, хезмәт кадерен белмәүчеләр дә очрап тора. Кайберәүләр машиналары белән брусчатка өстенә менеп, кеше хезмәтенә хөрмәтсезлек күрсәтә. Булганны саклыйк, кеше хезмәтенә, тудырылган матурлыкка битараф булмыйк!
Нет комментариев