Олимпиадада катнашу 2026 елның 25 октябренә кадәр дәвам итәчәк
Белем бирү платформасында Учи.руда «Имин юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы уза. Хәзерге вакытта аңа Татарстанның 109 807 укучысы кушылган. Бу хакта республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Олимпиадада катнашу 2026 елның 25 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Проект «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Татарстан Транспорт министрлыгының автомобиль юллары идарәсе башлыгы Олег Казеннов сүзләренчә, олимпиада балаларда юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту гадәтен формалаштырырга ярдәм итә. Мондый биремнәр укучыларны юл шартларында ориентлашырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен гамәлдә кулланырга, яшь катнашучылар өчен куркынычларны киметергә өйрәтә.
Биремнәргә юл куркынычсызлыгының төп темаларын керттеләр. Укучыларга машина юлы аша чыгу кагыйдәләре, яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдалану, индивидуаль мобильлек чаралары белән куркынычсыз идарә итү, шулай ук юл билгеләре һәм аларның әһәмияте турындагы белемнәрен тикшерергә тәкъдим итәләр.
Вести Татарстан
Нет комментариев