Райондашыбыз Газизова Әмирә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесендә җиңү яулады
Мәгариф

Райондашыбыз Газизова Әмирә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесендә җиңү яулады

Җиңүчеләр Бөтендөнья татар конгрессының махсус комиссиясе тарафыннан билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Укытучылар көне уңаеннан уздырылган «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә балтачлылар да катнашты.

Җиңүчеләр Бөтендөнья татар конгрессының махсус комиссиясе тарафыннан билгеләнде. Барлык таләпләргә җавап биргән, укытучы образын тулысынча ача алган эшләр югары бәяләнде.

Райондашыбыз Газизова Әмирә Рәхмәт хатына ия булды. Котлыйбыз.

Бүләкләү тантанасы 16 октябрь көнне сәгать 12:30да Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 4 нче йорт адресы буенча урнашкан «Дворянское гнездо» ресторанында узачак.


Әмирә Газизова

Нет комментариев