Игелекле эш эшләгез - донор булыгыз!
21 октябрьдә Балтач үзәк район хастаханәсендә Донор көне узачак. Бу көнне барлык теләүчеләрне кан тапшырырга чакырабыз.
Кабул итү 08:30дан башлана һәм 13:00гә кадәр дәвам итә.
Донорларга таләпләр
18 яшьтән өлкәнрәк.
Авырлыгы 55 килограммнан да ким түгел.
Күрү сәләте +6 дан да түбән түгел һәм -6 дан да югары түгел.
Донорларга 1151 сум акча түләнә. Әгәр сез беренче тапкыр донор булсагыз, хастаханәгә 10:00гә кадәр килүегез сорала.
Кан бирүгә ничек әзерләнергә:
- Туклану: тапшыру алдыннан һәм көнендә майлы, кыздырылган, әче һәм ысланган ризыклар, казылык эшләнмәләре, шулай ук ит, балык һәм сөт продуктлары, йомырка һәм май кулланмагыз. Җиңел иртәнге аш (татлы чәй, сушки, суда ботка, алма) тәкъдим ителә.
- Алкоголь һәм тәмәке тарту: алкогольне процедурага кадәр 48 сәгать. Кан бирергә 1 сәгать кала тәмәке тартмагыз.
- Дарулар: 72 сәгать эчендә аспирин, анальгетиклар һәм канны сыекландыручы препаратлар кабул итмәгез.
- Үзең белән РФ гражданины паспорты (яки шәхесне раслаучы документ) һәм СНИЛС булу мәҗбүри.
Һәр донорга эштән/укудан азат ителү өчен рәсми белешмә тапшыру көнендә һәм өстәмә ял көне бирелә.


Нет комментариев