Пошига ау сезоны 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк
Татарстанда 15 сентябрьдән соры куян, төлке, корсак һәм барлык яшь-җенси төркемдәге пошига ау сезоны башланды. Бу хакта ТР Табигый ресурслар дәүләт комитетында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Соры куян, төлке һәм корсакны 2027 елның 28 февраленә кадәр ауларга мөмкин. Пошига ау сезоны 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Дәүләт комитетында аучыларга ау кагыйдәләрен, ау ресурсларын аулап алуның рөхсәт ителгән нормларын һәм утлы корал белән эш иткәндә иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәрттеләр.
Элегрәк Татарстанда кош аулау сезоны ачылды.
Нет комментариев