Сулар чыкты, кыр казлары очты…
Төрлесе

Сулар чыкты, кыр казлары очты…

Табигатьтә яз исе сизелә башлады. Җылы яңгыры да коеп үтте. Болыннарга сулар җәелде.

Баш очынннан кыр казлары каңгылдашып уздылар. Парлы ике торна да аваз салып үтте. Кояш та җылы нурларын мулдан өләшә. Табигать әкренләп йокысыннан уяна... Хәере белән уянсын...Еллар имин килсен, яз сулары чирләребезне, борчу-мәшәкатьләребезне юып алып китсен...Һәрберебез өчен дә ямьле хезмәт көннәре насыйп булсын!

250

Нет комментариев