Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Сөюем мәңгелек

Алмаз Әхмәтгалиев - Кариле авылы егете. 1981 елның 2 декабрендә Кариле авылында эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгән.

"Хыял канатларым" дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыгы 2016 елда редакциябездә нәшер ителгән иде. Әлеге җыентыкта аның тәүге иҗат җимешләре, соңгы елларда язылган фәлсәфи фикерләре һәм романтик хисләр белән сугарылган 60 шигыре урын алган. Берничә шигырен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
Хәбәр
Туган йортым керде төшләремә,
Иске коймалар алды каршы.
«Картайдык бит, ярдәм кирәк!» - диеп,
Сыкрап дәште аның дүрт ташы.
Сызланудан әрнеп, бүрәнәләр
Зарландылар ялкау хуҗадан.
Түшәм сайгаклары, тузан коеп,
Яшьләрен түкте ярыклардан.
Нечкә тавыш белән моңсуланып
Дәште ишек урам ягына:
«Алабуталар, - ди, - анда түрә,
Әрекмәннәр канат кагына!»
Яшь чагымда алар тыйнак булды,
Усалланып борын чөймәде.
Карадылар койма ярыгыннан,
Кычыткан да безгә тимәде.
Чебен куар иде каз бәбкәсе,
Яшел чирәмлектән йөгереп.
Акбай дустым сәҗдә китәр иде,
Моңлы азан көенә эреп.
Сандугачлар һәркөн сайрар иде,
Мактагандай йортның хуҗасын.
Сәфәр китеп, кире кайтканда мин,
Сәлам бирер иде морҗасы.
Ә нигә соң нигезем моңая,
Ташлары тып-тын җиргә иңә?
Өмет юк мыни бу яшь хуҗадан,
Сусаган чәчәкләрдәй шиңә?!
...Хәбәр тыңлыйм чит туфракка ятып,
Йөрәк нигез белән серләшә.
Сабыйлыкта калган хатирәмне
Күңелкәем белән бүлешә.
Көт
Тау өстендә тукталган күл - болыт,
Йөзәр идем шунда аккош булып...
Тын да алмыйм: саксыз карашымнан
Чайпалыр күк, күңелләре тулып.
Күк катында һәр кич ай туганда,
Кояш кызы су коена анда.
Ал толымын сүтеп офыккача:
«Шагыйрь егет, көт, - ди, - таң атканда.»
Кавышу
Кочаклар - кочактан, канатлар
канаттан каерыла;
Тәүлекме, сәгатьме, кем белә, күпмегә аерыла?!
Сабыйның күзләре әнкәсе килүен көтәләр,
Ә күктә болытлар тын гына офыкка китәләр.
Уйлата бу тынлык, минем дә
җанымны өзгәли,
Тукталган мизгелләр, минутлар йөрәкне телгәли.
Юксынма, сабыем, сөюем сиңа бит мәңгелек,
Балаңны кулыңда сикертеп сөю дә - игелек.
Көттеңме, кошчыгым? Кайттым бит яныңа
мин очып,
Сыен кочагыма, таратыйм сагышың,
бер кочып.
Вакытлар эченнән йөрәкләр
бер-берсен табыша,
Наз тулган, моң тулган бәгырьләр
янәдән кавыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250