"Татарстан яшьләре" баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев вафат
Заманында иң зур тиражга ия булган "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев соңгы айларда яман чир белән авырый иде. Кызганыч, ул куркыныч авыруны җиңә алмады...
Сүз уңаеннан, быел "Бәллүр каләм" журналистлар бәйгесенең гран-при бүләге Исмәгыйль Сәлмән улына тапшырылган иде. Аның кызы Айгөлгә сәхнәдә "Лада Калина" автомобиле ачкычын бирделәр. Бүләкне алырга Исмәгыйль абый үзе инде килә алмаган иде...
"Хезмәт" газетасы коллективы да Исмәгыйль абыйның якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша, сабырлык тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев