“Татмедиа” җәмгыяте газета-журналларга язылучылар арасында оештырган чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясалды.
Шунысы сөенечле, районыбызда яшәүчеләрнең дә әлеге бәйгедә катнашып, бүләк отулары турында ел саен Казаннан шатлыклы хәбәр алына. Бу юлы җылы юрганны Көшкәтбаш авылында яшәүче Гөлфия Гарифуллина отты.
Балалар бакчасында эшләүче, хезмәт сөючән Гөлфия ханым әлеге бүләккә чиксез шатланды. Киләчәктә дә яраткан газета-журналларыннан аерылмаячагын белдерде.
Баш мөхәррир фотолары.
Нет комментариев