“Язылган өчен телевизор” акциясе тәмамлана, төп приз 9 февральдә уйнатылачак.
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үз басмаларына язылган абунәчеләр арасында кабат призлар уйната. Баштарак җиңүче айпад белән бүләкләнгән булса, соңгы елларда төп приз - телевизор (32 дюйм диагональле). Бүләкләр арасында цифрлы өч фотоаппарат, 15 одеял, 45 бүләкләр җыелмасы да булачак.
Инде телевизорга дәгъва белдерүчеләр исемлеге дә билгеле. Призлар 9 февральдә уйнатылачак.230 абунәче арасында безнең райондашларыбыз да бар. Менә алар - Илшат Фатыйхов, Гөлфия Гарифуллина, Раилә Исрафилова, Эльвина Иванова, Фәридә Нәҗметинова, Мәүлия Зәйнуллина. Без исә райондашларыбызга уңышлар телибез!
Нет комментариев