Чикләүләр кече үлчәмле, ял итү һәм спорт-җилкәнле судноларга кагыла
Түбән Камада 13-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында триатлон буенча Россия беренчелеген уздыру вакытында Кама буйлап кече суднолар хәрәкәтен вакытлыча чикләячәкләр. Тиешле карар Татарстанның рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Тыю 19 һәм 20 августта 06:00 дән 15:00 гә кадәр Түбән Кама чикләрендә «КАМА» пляжы янындагы Акватория участогында гамәлдә булачак.
Чикләүләр кече үлчәмле, ял итү һәм спорт-җилкәнле судноларга кагыла. Шул ук вакытта алар ярышларны әзерләүдә, уздыруда һәм тәэмин итүдә кулланыла торган йөзү чараларына кагылмаячак.
Вести Татарстан
Нет комментариев