Уфада күпкатлы йорт янган: үлүче дә бар
Төрлесе

Уфада күпкатлы йорт янган: үлүче дә бар

Уфада Зорге урамында төзелеп килүче 12 катлы йорт янган.

Янгыннан котылырга теләп бер эшче һәлак булган, дип яза федераль басмалар. Ул 9нчы каттан сикергән. Янгын йортның барлык катларын да камап алган. Эшчеләрне коткаручылар ярдәмендә эвакуацияләгәннәр.

Янгын чыгуның беренче сәбәбе - 100 квадрат метр мәйданда йорт төзегәндә кулланылучы җылыткыч янган.

Чыганак: intertat.ru
Фото: dixinews.ru


250

Нет комментариев