Яңа Салавыч авылында балалар Сабан туе тагын мәйдан җыйды
Төрлесе

Яңа Салавыч авылында балалар Сабан туе тагын мәйдан җыйды

27 июнь көнне кич Яңа Салавыч авылында балалар Сабан туе узды. Инде традициягә әйләнә барган бәйрәм янә авыл халкын матур итеп бизәлгән түгәрәк мәйданга җыйды.

Оештыручылар шул ук Рифат Сабиров, Ландыш Гарифуллина һәм аларның бердәм командасы авыл халкы, игнанәчеләр ярдәме белән бәйрәмне быел да мавыктыргыч иттереп оештырганнар иде. Алып баручы Айдар Вәлиев һәрбер уенга дәшеп, комментарийларны оста иттереп биреп барды.
Авыл бәйрәме шул ягы белән үзенчәлекле - биредә сәхнә дә үзеңнеке, уеннарда да үзеңне иркен тотасың, таныш йөзләр дә якын итә. Бәйрәм кунаклары "Татарстан" җәмгыяте пешекчеләре пешергән коймак белән чәй эчте, кыскасы, Дорга Сабантуена китмичә, безнең авыл бәйрәменә килгәннәр рәхәтләнеп күңел ачты, бик күп бүләкләр алды.
Фото: https://edu.tatar.ru/apastovo/m-bolgayary/dou/page1765105.htm

250

Нет комментариев