Райондашларыбызның күбесе гүзәллек дөньясына тартыла - капка төпләренә чәчәкләр утырта, ишегалларын төрлечә бизи, фонтаннар ясый, кыскасы, могҗиза тудыра.
Бу гаять тә көп көч, сабырлык сорый торган хезмәт. Кемнәрдер махсус бакчачы чакырып, әлеге гүзәллекне тудыра, бәясе 20-30 меңгә кадәр төшә дип ишеткән бар. Ничек кенә булмасын, әйләнә-тирәсен ямьгә күмүчеләр сокландыра гына.
Безнең редакциябез ишегалдын да җәй буе төрле төстәге чәчкәләр бизәп торды, үзләренә көзге моңсулык иңсә дә, әле һаман күңелгә рәхәтлек биреп, матур гына утыралар. Үз бакчабыз бик матур шул.
Нет комментариев