Зөлфәт Зиннуров гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз
«Менә шулай, кеше килә, кеше китә бу җир йөзеннән», ди Зөлфәт.
Зөлфәт Зиннуровның гаиләсе кайгы кичерә. Җырчының әтисенең бертуган абыйсы вафат булган. Бу хакта Зөлфәт җирләү мәрасименә китеп барганда социаль челтәрләрендә хәбәр итте, дип яза Шәһри Казан.
«Алда – Бигәнәй зираты, артта – мәет белән машина… Менә шулай, кеше килә, кеше китә бу җир йөзеннән. Әтинең бертуган абыйсы Фәһим абыйның өч көн элек туган көне булды. Кичә менә 77 яшендә китеп барды. Авырды инде. Җирләргә китеп барабыз.
Әтиләр 6 бала иде – 3 ир-ат, 3 хатын-кыз. Нәселләренең ир-атлары барысы да китеп бетте инде. Апаларыбыз исән-сау әле, Аллаһка шөкер. Исәннәргә – исәнлек-саулык, мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын», – дип сөйли Зөлфәт Зиннуров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев