Азнакай районы Актүбә бистәсендә 11 яшьлек малай вафат булды.
Малай фаҗига булганчы дуслары белән хоккей уйнаган. Уеннан соң өенә кайткач, ул әти-әнисенә начар хис итүенә зарланган, шуннан соң алар ашыгыч ярдәм чакыртканнар, дип яза Татар-информ.
Табиблар реанимация чаралары уздыра, әмма баланы коткарып кала алмыйлар.
«Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Нет комментариев